Эчтәлеккә күчү

Рөстәм Гаделшин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Гаделшин latin yazuında])
Рөстәм Гаделшин
Туган 14 апрель 1955(1955-04-14)
Уфа, РСФСР, СССР
Үлгән 10 май 2016(2016-05-10) (61 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре математик
Эш бирүче Институт математики с вычислительным центром Уфимского научного центра РАН[d], Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Рөстәм Гаделшин (14 апрель 1955 ел — 10 май 2016 ел) — математик. Физика-математика фәннәре докторы (1994), профессор (1999). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2006). Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2005).

Рөстәм Рәшит улы Гаделшин 1955 елның 14 апрелендә Уфа шәһәрендә туган. 1977 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, Исәпләү үзәге булган Математика институтында эшли (1995 елдан алып — төп гыйльми хезмәткәр). 1997 елдан алып — Башкорт дәүләт педагогия университетында — алгебра һәм геометрия кафедрасы, 2003 елдан — математик анализ кафедрасы, 2011 елдан бирле математика һәм статистика кафедрасы мөдире.

1998-2016 елларда Уфа дәүләт авиация техник университетында укыта, математика кафедрасы профессоры.

1983-1986 елларда СССР Фәннәр академиясенең башкорт филиалы физика һәм математика бүлеге аспиранты (гыйльми җитәкчесе А. М. Ильин)[1]. 1988 елда кандидатлык диссертациясе яклый.

1995 елда РФА Математика институтының Санкт-Петербург бүлегендә докторлык диссертациясе яклый[1].

2016 елның 10 маенда Уфада вафат була[1].

Фәнни эшчәнлеге математик физиканың чик мәсьәләләрен, дифференциаль тигезләмәләрне чыгаруның асимптотик ысулларын тикшерүгә бәйле. .

100-дән артык фәнни хезмәт авторы.

  1. 1,0 1,1 1,2 Рустем Рашитович(үле сылтама)
  • Гаделшин Рөстәм Рәшит улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Рустем Рашитович(үле сылтама)
  • О себе
  • Персоналии